Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2022, 18:27

Омикрон ишек кага!

Күпчелек очракларда аның симптомнары салкын тию билгеләре белән туры килә.

Омикрон ишек кага!
Омикрон ишек кага!

Коронавирусның яңа төре – омикрон штаммы йоктыруның өч типик симптомы бар. Күпчелек очракларда аның симптомнары салкын тию билгеләре белән туры килә. Омикрон йоктыруның типик симптомнары –тамак, баш авырту һәм томау.

– Русиядә омикрон штаммы белән зарарлану очраклары ачыкланган инде. Димәк, иртәме-соңмы ул Башкортстанга да килә. Һәм без моңа әзер булырга тиеш, – диде бу уңайдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавируска каршы тору өчен оештырылган оператив штаб утырышында.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, республикада коронавирустан күпләп вакцина ясау дәвам итә. Беренче компонентны 2 197 234 кеше (88,4 процент) ясаткан. 2 063 250 кеше (83 процент) вакцинацияләүне тулысынча төгәлләгән.

 


Фото: pc-problems.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: