Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 гыйнвар 2022, 14:20

“Атайсал”га сал

Башкортстанда узган елның 1 мартында “Атайсал” проекты ачылды.

“Атайсал”га сал
“Атайсал”га сал

Ул авыл һәм шәһәр проблемаларын хәл итәргә теләүчеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу үзенә күрә “мактау тактасы” кебек. Процесста катнашучыларның барысы да акча җыю һәм тоту өчен финанс һәм юридик җаваплылык тоталар. Бар меценатлар да аноним. “Атайсал”да катнашу һәркемнең шәхси эше. Бу дәүләт хәл итәргә тиешле проблемаларны кешеләр җилкәсенә күчерү омтылышы түгел. Бу тагын да уңайлырак шартлар тудырырга омтылыш.

– Һәр кеше өчен кадерле урыннары бар, ул анда дөньяга килгән, беренче адымнарын ясаган. Бу кече ватан һәм аның белән бәйле җылы хисләр мәңгегә безнең белән кала, күңел җылыта. Минем өчен шундый урын булып Ишембай районындагы кечкенә генә башкорт авылы тора.

Туган авылыгыз, шәһәрегез үсешенә шәхси өлеш кертү – зур шатлык! Сезне бу мөһим эшне башкарырга чакырам, – диде бу башлангыч белән чыгучы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

 


Фото: news.myseldon.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: