Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 гыйнвар 2022, 10:07

Фән үсештә булачак

Башкортстанда фән һәм мәгариф үсеше өчен яңа перспективалар ачыла.

Фән үсештә булачак
Фән үсештә булачак

Башкортстанда фәнни-мәгариф үзәге тәүдә югары уку йортлары вәкилләре тарафыннан эшли башлады. Бу исә аерым проблемалар да тудырды. Биредә, беренче чиратта, икътисадның реаль секторы таләпләрен, предприятиеләрнең инвестицион циклларын аңлап бетермәү, фәнни-мәгариф үзәген белем бирүгә генә кайтарып калдыруны атарга кирәк. Ә бит фәнни-мәгариф үзәге күрсәткечләренең яртысыннан артыгы икътисадның реаль секторы белән эшләү нәтиҗәләренә бәйле. Нәкъ менә хәзер икътисадның реаль секторы предприятиеләре эшчәнлегенә фәнни эшләнмәләрне актив кертү кирәклеген аңлау бара.

Уфа үзәге составына 20 эре бизнес компаниясе, үсеш институтлары – Русия венчур компаниясе, Мәскәү университетының урбанистика үзәге һәм "Иннопрактика" керде. Сколково фән һәм технологияләр институты, Русия Фәннәр академиясе структуралары, Башкортстан Фәннәр академиясе һәм республиканың әйдәп баручы университетлары эксклюзив партнер булды. Иң мөһиме – аның эшчәнлегендә республика мәнфәгатьләре иң алга куелачак.

Фото: https://ufa.mk.ru

Фән үсештә булачак
Фән үсештә булачак
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: