Ел ахырында – декабрьдә Башкортстан зур килешүләр төзеде.
Декабрь башында республика Башлыгы Радий Хәбиров Белоруссиядә булып, Александр Лукашенко, эре тармак җитәкчеләре һәм татар-башкорт җәмәгатьчелеге белән очрашты. Әлеге сәфәрдә Башкортстан тарихында иң зур делегация – 53 ширкәт җитәкчесе катнашты. Очрашуда ике арадагы товар әйләнешен 700 миллион долларга җиткерү бурычы куелды. Барлыгы 18 килешү төзелде. Минскида Башкортстан Конгресс-бюросының вәкиллеге ачылды. 2022 елдан Башкортстанда “Беларусь-2103” чылбырлы тракторлар җыю башланачак.
Сентябрь аенда Башкортстан делегациясе Казахстанга сәфәр кылып, Казахстан президенты Касым-Жомарт Токаев, хөкүмәт җитәкчесе Аскар Мамин һәм башка рәсми җитәкчеләр белән очрашты.
15-18 декабрь Уфада узган Халыкара бизнес атналыгында Казахстан премьер-министры Аскар Мамин катнашлыгында делегация катнашты. Аның кысасында Башкортстан һәм Казахстан предприятиеләре хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Имзалау тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Казахстан премьер-министры Аскар Мамин катнашты. Халыкара бизнес атнасында Башкортстан белән Казахстан арасындагы сәүдә әйләнеше 330 миллион долларга җитүе билгеләнде, бу күрсәткечне елына 1 миллиард долларга кадәр җиткерү бурычы куелды. Сәүдәдә хәләл ризыкларга да зур урын биреләчәк.