+13 °С
Болытлы
Яңа закон нигезендә, гражданнарның шәхси милкендә булган һәм алар тарафыннан бары тик үз максатларында гына кулланыла торган җиңел авто-һәм мототранспорт чаралары мәҗбүри техосмотрдан азат ителә, дип билгеләп үтелә хокукый мәгълүмат порталында.
Яңа кагыйдә таксиларга һәм пассажирлар ташу өчен кулланыла торган башка транспорт чараларына, шулай ук керем кертү өчен файдаланыла торган шәхси автомобильләргә кагылмый. Алар элеккечә ел саен техосмотр үтәргә тиеш булачак.
Шулай ук транспорт чарасын ГИБДДда исәпкә куйганда, хуҗасын алыштырганда, ягъни сатканда, техник тикшерү узарга кирәк булачак.
Фото: https://sib.fm/news/