-28 °С
Ачык
Бу хәл бүген төнлә булган. Бүген төнлә, 31 декабрьдә, Уфа шәһәренең Сипайлово микрорайонындагы торак йорт тәрәзәләре астында полиция хезмәткәренең мәете табылган. Бу хакта мәгълүматны Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хезмәткәрләре бирде. Хокук сакчылары сөйләвенчә, башкаланың Октябрь районында үлгән килеш табылган ир-ат Уфадагы полиция бүлекчәләренең берсендә эшләгән.
Эчке эшләр министрлыгы бу хәлне тикшерә башлаган, аның барышында бу вакыйганың барлык шартлары да ачыкланачак.
Фото: krasrab.ru