Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 декабрь 2021, 18:22

Башкортстан чиген ящур кага

Башкортстан чигеннән кырык чакрым ераклыкта Оренбург өлкәсендә ящур вирусы теркәлгән.

Башкортстан чиген ящур кага
Башкортстан чиген ящур кага

Башкортстан чигеннән кырык чакрым ераклыкта Оренбург өлкәсендә ящур вирусы теркәлгән. Бу афәт Оренбург өлкәсенең Беляев районында килеп чыккан. Бу хакта Башкортстан Республикасының ветеринария идарәсе хәбәр итә.

Аңа караганда, дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан республика территориясенә авыруны кертмәү максатыннан берничә чара үткәрелә.

Ветеринариядә вирус кертү куркынычы югары булганда, гражданнарга зоогигиеник нормалар һәм хайваннарны тоту кагыйдәләрен үтәргә, имин территорияләрдән азык сатып алырга, санитар үткәргечләр, хуҗалык территориясенә керү урыннарын дезинфекция киртәләре белән җиһазландырырга, шулай ук хайваннарны тоту һәм азыкны саклау урыннарын дезинфекцияләргә кирәк.

 


Фото: pro100ogorod.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: