+23 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 декабрь 2021, 22:37

БДБ илләре пандемиягә бергә каршы тора

Санкт-Петербургта Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре башлыкларының рәсми булмаган очрашуы узды.

БДБ илләре пандемиягә бергә каршы тора
БДБ илләре пандемиягә бергә каршы тора

Санкт-Петербургта Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре башлыкларының рәсми булмаган очрашуы узды.

Аны Русия Президенты Владимир Путин ачты.

– Гомумән, Советлар Союзы чорыннан ук сакланып калган элемтәләр уңай роль уйный. Бу безгә авыр вакытта пандемиягә каршы тору мөмкинлеге бирә,– диде Русия Президенты Владимир Путин һәм сүзне

Русиянең баш санитар табибы Анна Поповага бирде.

– Русия 2020 елның гыйнварыннан башлап Владимир Путин йөкләмәсе буенча БДБ илләренә COVID-19 диагностикасы өчен тест-системалар җибәрә, һәм Русия тестлары ярдәмендә Казахстанда, Белоруссиядә, Әрмәнстанда, Кыргызстанда, Таҗикстанда COVIDның беренче очраклары ачыкланды. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләренең 40тан артык миссиясе үткәрелде, методик һәм практик ярдәм күрсәтелә, COVID-19га каршы көрәш буенча белгечләр әзерләү гамәлгә ашырыла, – дип чыгыш ясады Русиянең баш санитар табибы Анна Попова.

БДБ составына Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь республикасы, Казахстан, Кыргызстан, Молдовия, Русия, Таҗикстан, Үзбәкстан керә, Украина һәм Төркмәнстан ассоциацияләнгән әгъзалык хокукларында керә.

 


Фото: Kremlin.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас в