Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2021, 10:41

Яңа ел бәйрәмнәрендә пенсияләр ничек киләчәк?

Белүебезчә, Русиядә Яңа ел бәйрәмнәре 31 декабрьдән башлап 9 гыйнварга кадәр сузылачак. Бу көннәрдә өлкәннәргә пенсияләр ничек таратылачак? Мәсьәләгә ачыклык кертәбез.

Яңа ел бәйрәмнәрендә пенсияләр ничек киләчәк?
Яңа ел бәйрәмнәрендә пенсияләр ничек киләчәк?

Бәйрәм көннәре өчен пенсияләр һәм башка социаль түләүләр 3 гыйнвардан башлап халыкка таратылачак. Аның конкрет датасы декабрь ае өчен пенсия квитанцияләрендә  үк күрсәтелгән иде. 10 гыйнвардан соң пенсияләр күнегелгән график буенча тапшырылачак.

Кредит оешмаларына акчалар күчерү килешүдә билгеләнгән вакытта – 12 гыйнвардан соң башкарыла. Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров әйтүенчә, моның өчен тиешле акча бюджетка салынган.

Барыгызны да Яңа ел белән!

Фото: 9111.ru

Яңа ел бәйрәмнәрендә пенсияләр ничек киләчәк?
Яңа ел бәйрәмнәрендә пенсияләр ничек киләчәк?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: