Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2021, 09:59

Акча бүген күчәчәк

Авырлы хатыннарга һәм 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз ата-аналарга социаль пособиеләр 29-30 декабрьдә тулысынча күчеп бетәчәк.

Акча бүген күчәчәк
Акча бүген күчәчәк

Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан Башкортстанда социаль түләүләрне һәм пособиеләрне тарату графигына үзгәрешләр кертелде. Йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз ата-аналарга ай саен бирелә торган пособиеләр 2021 елның декабрь ае өчен бүген һәм иртәгә тулы күләмдә күчереләчәк. 29-30 декабрьдә гыйнвар ае өчен түбән керемле гаиләләргә ана (гаилә) капиталы акчасыннан ай саен түләнә торган акча шулай ук кредит оешмаларына күчереләчәк.

– Агымдагы елда авырлы хатын-кызларга һәм 8-16 яшьтәге балалары булган гаиләләргә барлыгы 1,3 миллиард сум акча күчерелде, – дип хәбәр итте Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлеге идарәчесе Фоат Хантимеров. – Быел Русия Президенты Указлары буенча һәм “Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында”гы Федераль закон нигезендә, быел бер тапкыр бирелә торган балалар түләүләренә республикада 6,5 миллиард сумнан артык акча  җибәрелде.

Фото: yur-gazeta.ru

Акча бүген күчәчәк
Акча бүген күчәчәк
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: