Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 декабрь 2021, 20:20

Уфада Яңа ел күңел ачулары ничек булачак?

Бәйрәмдә Уфада масштаблы күңел ачулар планлаштырыла. Яңа ел төнендә салют, сәхнә йолдызларының чыгышлары һәм Кыш бабайдан котлау сүзләре булачак.

Уфада Яңа ел күңел ачулары ничек булачак?
Уфада Яңа ел күңел ачулары ничек булачак?

Яңа елга кадәр санаулы көннәр калып бара. Бәйрәмдә Уфада масштаблы күңел ачулар планлаштырыла.  Яңа ел төнендә салют, сәхнә йолдызларының чыгышлары һәм Кыш бабайдан котлау сүзләре булачак.

Бәйрәм программасында күңелле уеннар, флешмоблар һәм, әлбәттә инде, бүләкләр булачак. Төн уртасында зур урам экранында шәһәр халкын Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Уфа мэры Сергей Греков  котлаулары көтә. Курантлар  сукканнан соң, бәйрәм кунаклары өчен “Мираж” төркеме, шулай ук башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм Кыш бабайдан күңелле дискотека белән тәмамланачак,

Ә төнге 2дә Уфада берьюлы ике мәйданчыкта Яңа ел салютлары көтелә: Ленин исемендәге мәйданда һәм Черниковкада “Мотор төзүчеләр” мәдәният йорты каршындагы мәйданда.

 

Фото: ferma-biz.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: