Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 декабрь 2021, 23:43

Уфада банк талаганнар!

Уфада көпә-көндез Цюрюпа урамындагы “Росбанк”ны талаганнар.

Уфада банк талаганнар!
Уфада банк талаганнар!

Битлек кигән ике кеше пистолетка охшаган әйбер белән янап зур күләмдә акча урлаганнар. Алар касса бүлмәсен көчле магнит белән ачып кергәннәр. Талау мизгеле видеокүзәтү камераларына эләккән. Дөрес, аларның шәхесләрен кадрлар буенча гына ачыклау мөмкин түгел. Әлегә расланмаган мәгълүматларга караганда, җинаятьчеләр кассадан 4 миллион сумга якын акча алып, купюраларны чүп капчыгына салганнар. Шул ук вакытта кассир, хәвеф төймәсенә басарга өлгергән, тик җинаятьчеләр тиз арада качкан. Алар банк офисы янында калдырылган автомобильгә утырып, качып киткән.

Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тикшерүчеләр “Талау” мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Бу мәддә буенча максималь җәза – 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

 


Фото: Rosbank, ATM, Россия

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: