Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 декабрь 2021, 23:46

Берьюлы 22 автомобиль бәрелешкән!

Башкортстанда массакүләм юл һәлакәтләре булды.

Берьюлы 22 автомобиль бәрелешкән!
Берьюлы 22 автомобиль бәрелешкән!

Бүген көндез Уфа-Оренбург трассасының. Кырмыскалы районы Александровка авылы янында берьюлы 22 автомобиль бәрелешкән. Анда биш кеше зыян күргән, берсе һәлакәт урынында вафат булган. Күп кенә автомобильләр җитди механик зыян күргән, ә бер кеше һәлак булган, машина түбәсенә әйләнгән булган. Бәрелүче машиналар арасында йөк машиналары да бар.
Соңрак 11 автомобиль бәрелешкән, анысында зыян күрүчеләр юк.

Көчле кар яву һәм буран нәтиҗәсендә федераль трассаларның кайбер участоклары ябылган, ашыгыч хезмәтләр кар әсирлегенә эләккән автомобильчеләрне коткара. Кайбер урыннарда җылыну һәм чәй оештырылган.

Юл хәвефсезлеге хезмәте халыкны юлга чыкмаска чакыра.

 


ГИБДДның матбугат хезмәте фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: