Шушы көннәрдә блогер Рөстәм Нәбиев социаль челтәрләрдә зур шатлыгы белән уртаклашты. Уртаклашмаслык та түгел: Русия Президенты Владимир Путин аны илнең Иҗтимагый палатасы составына кертү турындагы махсус Указга кул куйган.
— Минем өчен бу яңа юнәлеш, яңа эшчәнлек төре, яңа вазыйфа. Миңа күп кеше ышанып карый. Халкыбызның мәнфәгатьләрен кайгыртып, кешеләргә мөмкин кадәр файда китермен дип уйлыйм.
Нинди мәсьәләләр һәм проектлар белән шөгыльләнәчәкмен —әлегә билгеле түгел. Барысын да Яңа елда белербез, — дип яза җәмәгать эшлеклесе социаль челтәрләрдә.
Күптән түгел Рөстәм Эльбрус тавының иң югары ноктасына менгән иде. Соңрак аның турист сыйфатында космоска очарга әзерләнүе турында билгеле булды. Максатчан якташыбызга яңа вазыйфада уңышлар телибез!
Фото: duskay.ru