Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 декабрь 2021, 12:07

Авыллар үсәчәк

Русиядә авылларны үстерүнең социаль программасы эшләнгән. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин матбугат конференциясендә белдерде.

Авыллар үсәчәк
Авыллар үсәчәк

Авыл хуҗалыгы темасына кагылышлы сорауны  ОТР хәбәрчесе Ольга Арсланова бирде.

– Авылларда хәлләр мәрәкә була: бәдрәфләр, суүткәргечләр  булмаса да, тиз арада интернет үткәреп куялар, – диде Ольга Арсланова.

Дәүләт башлыгы, үз чиратында, авыллар проблемасының гомумдәүләт проектларда да чагылуын ассызыклады:

– Авыл соңгы елларда күрсәткечләрне үзгәртә. Без инде мәктәпләрне яңарту программасы турында искә төшердек. Авылда бу эшне тиз арада башкарачаклар. Интернетны  ерактагы төбәкләрдә һәм кече торак пунктларда да тәэмин итәргә кирәк. Өстәмә акча каралган, – дип белдерде дәүләт башлыгы.

Президентның матбугат очрашуы дүрт сәгатькә якын барды, анда ул барлыгы 43 сорауга җавап бирде.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: