Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2021, 19:33

Путин Уфа турында

Быел Президентның матбугат конференциясендә Башкортстаннан биш кеше  катнашты.

Путин Уфа турында
Путин Уфа турында

Русия Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясе уздырды. Анда дәүләт башлыгы Русия һәм чит ил журналистларының сорауларына җавап бирде. Аның мондый форматта журналистлар белән 17нче тапкыр очрашуы.

Быел Президентның матбугат конференциясендә Башкортстаннан биш кеше – “Башинформ” мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Руслан Шәрәфетдинов, “Горобзор” сайты җитәкчесе Артур Хәсәнов, БЮТ хәбәрчесе Гөлназ Хәйбуллина, “РБК” хәбәрчесе Максим Окунев һәм БЮТ операторы Вадим Исламов катнашты.

Башкортстан “Юлдаш” телевидениесе хәбәрчесе Гөлназ Хәйбуллина 2024 елда узачак Уфаның 450 еллыгын финанслау турында Президентка сорау бирде.

– Уфа һәрвакыт Русиядә Ислам дөньясы үзәкләренең берсе булды. Без хезмәттәшләребез белән шәһәрне юбилейга әзерләү буенча махсус документ чыгардык. Республика җитәкчелеге белән өстенлекле юнәлешләрне билгеләячәкбез. Өстәмә ресурслар кирәк түгел, биредә инфраструктура, юл һәм социаль өлкә, мәдәният үсешенә бүлеп бирелгән ресурслардан файдаланырга кирәк, – диде Владимир Путин.

 


Фото: bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: