Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2021, 21:04

Полиция хезмәткәрен кем аткан?

Башкортстанда полицейскийны машинасында атып үтергәннәр. Мәрхүмнең хатыны һәм ике кечкенә баласы калган.

Полиция хезмәткәрен кем аткан?
Полиция хезмәткәрен кем аткан?

Башкортстанның Авыргазы районында 25 яшьлек полицейскийны үз автомобилендә атып үтергәннәр. Вакыйга эш вакытында булган, полицейский бәйләнешкә чыкмый башлаган, бераздан аның трассадан ерак түгел, Толбазы авылыннан 1,5 чакрым ераклыкта “Нива” машинасын табып алганнар. Полиция хезмәткәре кан эчендә яткан, ә янәшәдә аның табель коралы яткан.

Мәрхүмнең  хезмәттәшләренең  сүзләренә караганда, Алмаз органнарда 2015 елдан бирле эшләгән, ә 2020 елның ноябреннән алып полициянең участок уполномоченные вазыйфасында хезмәт иткән. Алты ел эчендә бер генә дисциплинар җәзага да тарттырылмаган. Гаиләсендә проблемалары булуы билгеле.

 

 

Фото: .ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: