Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2021, 13:12

Иртәгә – Президентның матбугат конференциясе

Иртәгә Мәскәү Манежында Русия Президенты Владимир Путинның зур пресс-конференциясе үтәчәк.

Иртәгә – Президентның матбугат конференциясе
Иртәгә – Президентның матбугат конференциясе

Владимир Путинның матбугат конференциясе 23 декабрьдә Уфа вакыты белән 14.00дә узачак. Анда 500 журналист катнашачак. Аларның саны башка еллар белән чагыштырганда, икеләтә кыскартылды. Бу коронавируска бәйле чикләүләр белән аңлатыла. Конференциядә катнашу өчен матбугат әһелләренә өч тапкыр ПЦР тапшырырга кирәк. Матбугат конференциясеннән “Беренче канал” эфирында һәм сайтында турыдан-туры трансляция алып барылачак.

Бу Президентның 17нче матбугат конференциясе. 2020 елгысы 4 сәгать 29 минут дәвам итте. Владимир Путин узган елны 60 сорауга җавап бирде.

Павел БЕДНЯКОВ фотосы, https://www.gazeta.ru/politics/2021/12/23/14339065.shtml

Иртәгә – Президентның матбугат конференциясе
Иртәгә – Президентның матбугат конференциясе
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: