Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2021, 11:01

Путин Папа белән ни хакта сөйләшкән?

Папаның 21 яшендә авыр пневмония аркасында уң үпкәсенең бер өлешен алганнар.

Путин Папа белән ни хакта сөйләшкән?
Путин Папа белән ни хакта сөйләшкән?

Русия  Президенты Владимир Путин Рим папасы белән телефон аша сөйләште. Телефон аша сөйләшү барышында Владимир Путин Рим Францискны 85 яше белән  котлады, аның дөньяда абруе югары булуын, шулай ук Русия белән Ватикан арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Бу мөнәсәбәтләр хәзерге заман проблемалары буенча үзара аңлашуның югары дәрәҗәсе һәм позицияләренең якын булуы белән характерлана. Төп әхлакый һәм гуманитар кыйммәтләрне яклауга юнәлдерелгән уртак көчләрне дәвам итү шарт. Сөйләшүдә конструктив конфессияара диалогның әһәмияте дә ассызыкланды.

Рим католик чиркәве башлыгы Франциск (Хорхе Марио Бергольо) 1936 елның 17 декабрендә Буэнос-Айреста (Аргентина) Италия эмигрантлары гаиләсендә туа. Яшь чакта Бергольоның сәламәтлеге белән проблемалары була, 21 яшендә авыр пневмония аркасында уң үпкәсенең бер өлешен алалар. Дини семинария һәм көллияттә фәлсәфә фәннәреннән белем алган.

 

Фото: news1.ru

Путин Папа белән ни хакта сөйләшкән?
Путин Папа белән ни хакта сөйләшкән?
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: