Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2021, 09:38

БДУ студентлары – Казанда!

Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлеге студентлары Ләйсән КАТИЕВА һәм Ләйсән ВӘЛИХАНОВА Татарстан Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган “Татар гыйлеме” Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе утырышында чыгыш ясады.

БДУ студентлары – Казанда!
БДУ студентлары – Казанда!

14 – 17 декабрь көннәрендә узган Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе эшендә катнашу өчен Русиянең төрле төбәк вузларының татар бүлекләрендә белем алучы сәләтле егетләр һәм кызлар чакырылган иде. Башкортстаннан андыйлар 6 кеше – БДУ, М. Акмулла исемендәге БДПУ, БДУның Стәрлетамак филиалы студентлары җыелды.

Фәнни форумда яшьләр тюркология буенча дөньякүләм танылган галимнәр – Юлай Шамилоглу (Мадисон, АКШ), А.В. Дыбо, Ж.М. Юша, Т.А. Бакчиев, Т.И. Зайцева, М.И. Ибраһимов һәм башкаларның лекцияләрен тыңлады. “Идел буе халыклары әдәбиятлары хәзерге этапта”, “Төрки халыклар фольклористикасының актуаль мәсьәләләре”, “Хәзерге тел гыйлеменең актуаль проблемалары”, “Гарәп каллиграфиясе һәм тәсбих”, “Кыр эзләнүләренең актуаль мәсьәләләре” секцияләренең эшендә катнашты.

Бер үк вакытта алар үзләренең беренче фәнни тикшеренүләренең нәтиҗәләре белән дә уртаклашты. Мәсәлән, башкорт дәүләт университеты филология факультеты татар-рус бүлегенең IV курс студенты Ләйсән КАТИЕВА “Һади Такташ иҗатында мифологик традицияләр” дип аталган чыгыш ясады. Фәнни җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты, БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. “Лингвокультурология һәм филологик мәгариф” юнәлеше буенча II курс магистранты Ләйсән ВӘЛИХАНОВАның доклады исә “Хәзерге татар шигъриятендәге кайбер эмоциональ-экспрессив чаралар турында” дип атала иде. Фәнни җитәкчесе – педагогия фәннәре кандидаты, БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА.

Ике чыгыш та фәнни аудиториядә уңай тәэсир калдырды, БДУ студентларының гыйльми җегәре югары булуы билгеләнде.

БДУ студентлары – Казанда!
БДУ студентлары – Казанда!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: