Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2021, 22:57

Башкортстан һәм Казахстан якыная

Башкортстан белән Казахстан арасындагы сәүдә әйләнеше 330 миллион долларга җиткән, киләчәктә елына 1 миллиард долларга кадәр җитүе мөмкин.

Башкортстан һәм Казахстан якыная
Башкортстан һәм Казахстан якыная

15-18 декабрь Уфада Халыкара бизнес атналыгы узды. Аның кысасында Башкортстан һәм Казахстан предприятиеләре хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Имзалау тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм  Казахстан премьер-министры Аскар Мамин катнашты.

Хезмәттәшлек итүче предприятиеләр арасында төрле килешүләр төзелде. Алар арасында  “Хәләл” продукциясен сертификацияләү һәм алга җибәрү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешү, “Байрам” Башкортстан сәүдә челтәре һәм “Адал-Ас Trade” Казахстан компаниясе азык-төлек товарлары китерү турында килешү, “Зур-Базар” республика сәүдә йорты һәм Казахстаннан "Экофрукт" компаниясе авыл хуҗалыгы продукциясен кайтару турында килешүләр бар.

18 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның һәм Казахстан премьер-министры Әскәр Маминның эшлекле очрашуы узды.

Очрашуда Русия-Казахстан стратегик партнерлыгын алга таба тирәнәйтү контекстында багланышларның торышы һәм перспективалары турында фикер алыштылар.

– Халыкара бизнес атнасында Башкортстан белән Казахстан арасындагы сәүдә әйләнеше 330 миллион долларга җитүен билгеләп үттек, минемчә, бу күрсәткечне без бергәләп елына 1 миллиард долларга кадәр җиткерә алабыз, – диде Радий Хәбиров.

 

Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: