Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 декабрь 2021, 06:51

Уфада – Евразия икътисади үзәге!

Уфада узучы «Халыкара бизнес атналыгы – 2021: Киләчәккә инвестицияләр» форумы кысаларында Русиянең әйдәүче экспертлары һәм дәүләт эшлеклеләре әлеге үзәкнең үсеш юллары турында фикер алышты.

Уфада – Евразия икътисади үзәге!
Уфада – Евразия икътисади үзәге!

– Безнең илдә төбәкара проектларны башлап җибәрү омтылышлары еш очрый. Нәтиҗәле хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру өчен бу механизм ничек эшли башларга тиеш? – Проблеманы, шулай дип, ТАСС агентлыгы директоры урынбасары Андрей Соколов билгеләде.

– Төбәкара проектлар һәм муниципальара проектлар – күптән билгеле тренд, ләкин шул ук вакытта барлык проектларның да нәтиҗәлелеге юк. Инвестицияләр темасы, мәсәлән, ун ел элек булганга караганда, зуррак әһәмияткә ия булды. Без локаль инвестицияләрне дә, предприятиеләрдә эш урыннары санын арттыручы, тормыш дәрәҗәсен яхшыртучы чит ил инвестицияләрен дә карыйбыз, – диде Стратегик эшләнмәләр үзәге вице-президенты Татьяна Караваева.

Аның фикеренчә, эре проектларны формалаштыру өчен инфраструктура булдырылырга тиеш. Төбәкара проектларда – берничә төбәк территориясендә уртак көч белән.

Русия Финанс министрлыгының НИФИ Тармак икътисады үзәге фәнни хезмәткәре Максим Иванов Башкортстанның төбәк социаль-икътисади үсеше өчен Евразия икътисади үзәге комплекслы инвестицион проектының югары әһәмиятен ассызыклады.

– Евразия берлеге илләре хезмәттәшлек иткәндә макроикътисадка юнәлеш тота. Мондый партнерлар өчен аерым юнәлешләр өстенлеклерәк: Урал, Себер, Идел буе. Шуңа күрә Башкортстан халыкара аренада өстенлек алу өчен кооперация сәясәтен карарга тиеш. Кооперациянең нәтиҗәле юнәлешләре чимал белән тәэмин итү һәм аны алмашу, төбәкләр арасында эчке туризм була алыр иде, – диде Максим Иванов.

Фото: resbash.ru

Уфада – Евразия икътисади үзәге!
Уфада – Евразия икътисади үзәге!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: