Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 декабрь 2021, 19:26

Уфа – Астана юлының баганалары чыршы...

Тиздән Казахстан белән Башкортстан арасындагы товар әйләнеше елына бер миллиард долларга кадәр үсәргә тиеш.

Уфа – Астана юлының баганалары чыршы...
Уфа – Астана юлының баганалары чыршы...

Казахстан Хөкүмәте Премьер-министры Әскар Мамин бүген Халыкара бизнес атналыгы кысаларында узган бизнес-диалогта Казахстан белән Башкортстан арасында товар әйләнеше елына бер миллиард долларга кадәр артырга тиеш, дип белдерде.

Аны Радий Хәбиров та хуплады, ул әлеге сан рәсми һәм эшлекле даирәләр өчен ориентир булырга тиеш һәм бу күрсәткечләргә ирешү өчен барлык шартлар да бар, дип билгеләп үтте.

Әскар Мамин Казахстан делегациясенең Башкортстанга бүгенге сәфәре мөнәсәбәтләрне үстерүгә этәргеч бирәчәк, ә казакъ делегациясенең Халыкара бизнес атналыгында катнашуы күркәм традициягә әверелер, дип ышаныч белдерде.

Быел Русия белән Казахстан арасында товар әйләнеше 19,5 миллиард сум тәшкил иткән, һәм, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 20 процентка диярлек арткан.

Агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча Казахстан һәм Башкортстан арасында үзара товар әйләнеше 329,1 миллион долларга җиткән, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 34 процентка артып киткән. Экспорт һәм импорт структурасы, нигездә, үзгәрешсез калган.

Фото: “Башинформ”

Уфа – Астана юлының баганалары чыршы...
Уфа – Астана юлының баганалары чыршы...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: