Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 декабрь 2021, 06:42

Кемгә – “Пушкин картасы”, кемгә – “Акмулланыкы”...

17 декабрьдә «Торатау» Конгресс-холлында узган республика Ата-аналар форумында Башкортстанда Пушкинныкына охшаш “Акмулла картасы”н кертергә тәкъдим иттеләр.

Кемгә – “Пушкин картасы”, кемгә – “Акмулланыкы”...
Кемгә – “Пушкин картасы”, кемгә – “Акмулланыкы”...

Форум республика Башлыгы грантына үткәрелгән «Туган тел – халык рухы» проектының иң югары ноктасы булды. Ел дәвамында узган онлайн-очрашуларда ата-аналарның башкорт теле буенча фикерләре тупланды. Балалар туган телдә сөйләшсен, тел мохитен булдырсын өчен гаиләгә нинди ярдәм кирәк? Шушы хакта фикер алышынды.

Йомгаклау форумына республиканың барлык районнарыннан диярлек ата-аналар килде. Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты вәкилләре белән ата-аналар җәмәгатьчелеге арасында диалог оештырылды. Алты раунд форматындагы алты өстәл артында иң проблемалы алты тема турында сөйләшенде.

— Мондый күләмле чара республикада беренче тапкыр оештырылды. "Баш мие штурмы"на параллель рәвештә ютуб-трансляция узды, анда теләгән барлык ата-аналар, шул исәптән ниндидер сәбәпләр аркасында форумга килә алмаганнар да катнаша алды, — диде Бөтендөнья башкортлары корылтае каршындагы Ата-аналар республика комиссиясе рәисе Эльвира Байназарова. — Чарада мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, студентларның ата-аналары да катнашты. Телне саклау өчен тел мохите кирәк. Әгәр тел кулланылмый икән, ул югала. Безнең ата-бабаларыбыз үз зирәклеген телдә саклаган һәм аннан файдаланырга кирәк.

Республиканың Мәгариф һәм милли белем буенча ресурс үзәге директоры Әлфия Әбделманова «Башкорт телен өйрәнүнең заманча мөмкинлекләре» темасы өчен җаваплы булды.

— Безнең тема буенча берничә кызыклы тәкъдим кертелде, – диде ул фикер алышудан соң. — Беренчедән, балалар һәм яшьләр Башкортстанның тарихын, телен һәм әдәбиятын өйрәнә алсын өчен “Пушкин картасы” белән беррәттән “Акмулла картасы”н кертергә тәкъдим иттеләр. Икенчедән, ата-аналар үзләренең белем дәрәҗәсен күтәрергә тели. Ата-аналар өчен курслар кертергә кирәк.

Өченчедән, гаилә этнотурларын оештыру тәкъдим ителә.

Ата-аналар форумында әйтелгән фикерләр мәгълүмат банкына җыелачак. Атна дәвамында резолюция комиссиясе эшләячәк, бу резолюция ата-аналар җәмәгатьчелегенең туган тел буенча фикерләрен кертү өчен кирәк. Алга таба бу фикерләрне Дәүләт җыелышы-Корылтай һәм Дәүләт думасы депутатларына җиткерәчәкләр.

Фото: i-gazeta.com

Кемгә – “Пушкин картасы”, кемгә – “Акмулланыкы”...
Кемгә – “Пушкин картасы”, кемгә – “Акмулланыкы”...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: