Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2021, 14:10

Александр ГОРДОН: “Шәп әңгәмә килеп чыкты!”

Танылган алып баручы Уфада узучы Халыкара бизнес атналыгында “Ачык диалог” пленар очрашуы модераторы булды.

Александр ГОРДОН: “Шәп әңгәмә килеп чыкты!”
Александр ГОРДОН: “Шәп әңгәмә килеп чыкты!”

Әлеге очрашуда Башкортстан эшкуарлары “МСП корпорациясе” генераль директоры Александр Исаевичка һәм Башкортстан Республикасының Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазыйловка күпсанлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Очрашуны алып барган Александр Гордон сөйләшүне йомгаклап болай диде:

– Хөрмәтле спикерларыбызга да, сорау бирүчеләргә дә, сорауларны тыңлап утыручыларга да зур рәхмәт. Тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтәм: Бу бик шәп әңгәмә булды. Мероприятие, чара да түгел, ә чын әңгәмә. Үзара тигез партнерлар арасында тигез әңгәмә. Киләчәктә, алдагы елда, сез инде сорау биреп кенә калмыйча, претензияләрегезне дә белдерерсез, йомшак якларыбызны да күрсәтерсез, дип ышанам. Бу уртак эшбезнең уңышлы булуы өчн кирәк.

Е. Соколов фотосы.

Александр ГОРДОН: “Шәп әңгәмә килеп чыкты!”
Александр ГОРДОН: “Шәп әңгәмә килеп чыкты!”
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: