Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 декабрь 2021, 09:11

Хезмәт хакы 1098 сумга арта. Бәяләр күпмегә күтәрелер?

Русия Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакын 13 890 сумга кадәр арттыру турындагы законга кул куйды.

Хезмәт хакы 1098 сумга арта. Бәяләр күпмегә күтәрелер?
Хезмәт хакы 1098 сумга арта. Бәяләр күпмегә күтәрелер?

Минималь хезмәт хакы 2022 елның 1 гыйнварыннан күтәреләчәк. Димәк, аның белән бергә пособиеләр, төрле социаль түләү күләмнәре дә артырга тиеш. Элегрәк минималь хезмәт хакын 13617 сумга кадәр арттыру турында хәбәр ителгән иде, депутатлар мондый закон проектын беренче укылышта хуплады. Владимир Путин хезмәт хакын 13 890 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Депутатлар һәм сенаторлар 2022-2024 елларга федераль бюджетта әлеге төзәтмәне карады һәм кабул итте.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, хезмәт хакын арттыру “күп кенә социаль пособиеләр үсешенә йогынты ясаячак, шул исәптән балалы гаиләләргә түләүләр һәм пенсияләргә өстәмә түләүләр, икътисад тармакларында хезмәт хакын билгеләү өчен юнәлеш биреп торачак”.

Быел минималь хезмәт хакы күләме 12 792 сум тәшкил итә.

Фото: u-f.ru

Хезмәт хакы 1098 сумга арта. Бәяләр күпмегә күтәрелер?
Хезмәт хакы 1098 сумга арта. Бәяләр күпмегә күтәрелер?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: