Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2021, 23:18

Яңа ел пандемиядән курыкмый

Быел тауларга QR-код белән генә күтәрелеп булачак, ә Кыш бабайга алдан язылу кирәк.

Яңа ел пандемиядән курыкмый
Яңа ел пандемиядән курыкмый

Пандемия сәбәпле, чит илләргә туризм кими, эчке туризм исә артуга өметләр уята. Башкортстан туристлар өчен тау спорты курортлары белән билгеле. Якты-күл (Банное)  буендагы Металлург-Магнитогорский, Морак курортлары шундыйлардан. Аларга бары тик QR-код белән генә кереп булачак.

18 декабрьдә  Башкортстанда Кыш бабай резиденциясе эшли башлаячак. Кыш Бабай һәм аның оныгы Карсылу кунакларны Торатау шиханы буендагы тирмәдә кабул  итәчәк. Аңа кунакка алдан язылу буенча гына барырга мөмкин. Тирмәдән тыш, территориядә күңел ачу мәйданчыгы да эшләячәк: каргизгечләрдә җилдерү,  чанада һәм кабартылган “бананда” шуу мөмкин булачак, шулай ук  җәядән ату буенча осталык дәресләре оештырылачак.

 

Туризм үзәге үсеше фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: