Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2021, 09:43

Вакцинаң юкмы? Эштән кит!

18 декабрьдән башлап Роспотребнадзор оешмалардан коронавируска каршы вакцина эшләтмәгән хезмәткәрләрнең исәбен ала башлаячак.

Вакцинаң юкмы? Эштән кит!
Вакцинаң юкмы? Эштән кит!

Шушы көннән башлап һәр оешма коронавируска каршы вакцина эшләтмәгән барлык хезмәткәрләрен дә эштән читләштерергә тиеш. “Госуслуги”дан алынган белешмәң юк икән, димәк, эштән кит! Хезмәт урының сакланса да, эш хакы түләнми. Әгәр оешма вакцина ясатмаган кешене эштә калдыра икән, аңа 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф яный. Әле моның белән генә котылсаң, яхшы әле. Эш предприятиенең эшчәнлеген туктатып торуга кадәр җитәргә мөмкин, ә документлар суд органнарына җибәреләчәк.

Шуңа күрә язмышны сынап тормыйча, коронавируска каршы прививка ясатыгыз, дуслар!

Фото: mednovelty.ru

Вакцинаң юкмы? Эштән кит!
Вакцинаң юкмы? Эштән кит!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: