Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 декабрь 2021, 12:43

Рөстәм Миңнеханов Президент булудан туктармы?

Ә бит төрле компанияләрнең, фәннәр академиясенең, хәтта мәктәптә укучыларның клуб президенты  бар.

Рөстәм Миңнеханов Президент булудан туктармы?
Рөстәм Миңнеханов Президент булудан туктармы?

Русия Президенты Владимир Путин Русиянең Конституцион Суды җитәкчесе Валерий Зорин белән очрашты. Сөйләшү ике якның бер-берсен Русиянең Конституция көне белән котлаудан башланды.

Валерий Зорин чыгышында ил халкының  икенче ел   яңартылган Конституция белән яшәвен искә алды.

Сентябрь ахырында Русиянең Дәүләт думасына субъект җитәкчеләрен “төбәк башлыклары” дип атау турында канун өлгесе кертелгән иде. Әлеге канун Дәүләт думасындаикенче укылышта  каралып, кабул ителде.  Аңа ярашлы, Татарстан Президенты “төбәк башлыгы” булып калачак.

Ләкин бу атама өчен көрәшүчеләр Русиянең Конституция судына мөрәҗәгать итәргә җыена.
Федераль канун өлгесен өзерләгән депутат Павел Крашененников сүзләренчә, төбәк җитәкчесе "башлык”, яисә “губернатор” була ала, ләкин "президент" сүзен кулланырга ярамый".

Шул ук вакытта төрле компанияләрнең, фәннәр академиясенең, хәтта мәктәптә укучыларның клуб президенты  бар.

 

Фото: kam.business-gazeta.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: