Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2021, 15:16

Солдат күленә балалар бата

Әлеге хәлләрне кайберәүләр ул урында элек зират булуы белән аңлата.

Солдат күленә балалар бата
Солдат күленә балалар бата

Уфаның Якутов паркында 10 яшьлек малай бозлы суга егылып төшкән.  Бәхеткә, янәшәдә генә кешеләр булган, бер ир балага судан чыгарга ярдәм иткән. Шундый ук очрак Уфада 17 ноябрьдә булган иде. Ул вакытта күлгә 7 яшьлек кыз егылды. Аңа шулай ук янәшәдән үтеп баручы бер ир-ат ярдәм иткән. Әлеге хәлләрне кайберәүләр ул урында элек зират булуы белән аңлата.

XIX гасырда Уфаның әлеге Якутов паркы тирәсендә йортлар булмый. Ул территориядәге Солдат күле янында зират була. 1898 елдан анда күмү тыелуга карамастан, мәрхүмнәрне җирләү 1906 елга кадәр дәвам итә. Гасыр башында Уфа шәһәре Думасы анда сквер ясау карары чыгара. Ул “Аеклык паркы” дип атала башлый. Анда футбол ярышлары уза, яхт-клуб эшли. Инкыйлабтан соң паркка Иван Якутов исеме бирелә. 1936 елдан ул Якутов исемендәге балалар паркына әйләнә, балалар тимер юлы, пионерлар сарае, остаханә төзелә. 1998 елда балалар өчен ГАИ шәһәрчеге төзелә. 2003-2004 еллардагы төзекләндерүләрдән соң ул балалар паркы статусын югалта. Бүгенге көндә күл тазартылган, яр буйлары төзекләндерелгән. Паркта бик күп аттракционнар эшли. Башкала моржлары да кышын шушы Солдат күлендә су керә.

Өлкән буын ул урында кайчандыр зират булганын онытмый. Кемнәрдер балаларның суга батуын да ул урында зират булуы белән  аңлата.

 

Фото: photoforum.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: