Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2021, 15:03

Путин Байденнан Русия милкен кайтаруны таләп итә

7 декабрьдә узган үзара онлайн очрашуда Русия Президенты Владимир Путин АКШ җитәкчесе Джо Байденнан Ватаныбызның тартып алынган дипломатик мөлкәтен кайтаруны таләп итте.

Путин Байденнан Русия милкен кайтаруны таләп итә
Путин Байденнан Русия милкен кайтаруны таләп итә

Бу хакта Русиянең Чит ил эшләре министры урынбасары Сергей Рябков сүзләренә сылтанып, “РИА Новости” агентлыгы хәбәр итә.

Биредә сүз Русиянең рәсми милкендә булган Америка Кушма Штатлары территориясендәге торак комплекслары турында да бара. Вашингтон 2016 елның декабрендә кабул ителгән санкцион пакет кысаларында аларга керү мөмкинлеген япты. Санкцияләр ул вакытта АКШның элеккеге президенты Барак Обама хакимияте тарафыннан кабул ителде. Ул Мәскәүне сайлауларга тыкшынуда һәм Америка дипломатларына басым ясарга тырышуда гаепләп, Русиягә каршы санкцияләрне кабул итте. Русия барлык гаепләүләрне кире кага.

Британиянең Financial Times газетасы мәгълүматлары буенча, 7 декабрьдәге сөйләшүләр вакытында Байден Путинга тагын бер ташлама ясарга мәҗбүр булган. Мондый ташлама дип НАТОның киңәюе турындагы мәсьәләдә Русиянең борчылуын исәпкә алырга мөмкин, дип саныйлар.

Фото: newsweek.com

Путин Байденнан Русия милкен кайтаруны таләп итә
Путин Байденнан Русия милкен кайтаруны таләп итә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: