Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 декабрь 2021, 23:29

Башкортстанда музыкант Илнур Каләмов югалган!

Башкортстанда Учалыдан 38 яшьлек музыкант Илнур Каләмов хәбәрсез югалды.

Башкортстанда  музыкант Илнур Каләмов югалган!
Башкортстанда музыкант Илнур Каләмов югалган!

Артистның якыннары социаль челтәрләрдә Илнурны соңгы тапкыр 25 ноябрьдә үк күрүләрен хәбәр итә. Шуннан соң ул өйдән чыгып киткән һәм якыннары белән элемтәгә чыгудан туктаган. Берникадәр вакыттан соң туганнары аны эзләү өчен  волонтерларга һәм полиция хезмәткәрләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Илнур Каләмов милли эстрада даирәләрендә киң билгеле. Ул җырлый, үз музыкасын яза һәм тавыш яздыру студиясендә башка артистларга ярдәм итә.

Илнурның энесе Илгизәр сүзләренчә, моңа кадәр ул телефонын һәм акча белән картасын югалтуын хәбәр иткән. Артист  үзе генә яшәгән. Аның элеккеге хатыны улы белән Белорецк районында яши. Илгизәр үзе абыйсын соңгы тапкыр ноябрь уртасында күргән. Аннары, каядыр юлга җыенуын да әйткән, әмма конкрет берни дә хәбәр итмәгән.

 

Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: