Казан мәктәбендә ату оештырган Илназ Галәвиевка дүрт җинаять мәддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән. Бу хакта мәгълүмат чаралары хәбәр итә.
Тикшерү комитеты мәгълүматына караганда, Галәвиев күп кешене үтерүгә кагылышлы гаебен таныган һәм үкенүен белдергән. Казан гимназиясендә зыян күрүчеләр буларак 600дән артык кеше танылган.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның маенда Казанда 19 яшьлек Илназ Галәвиев 175нче гимназиядә ут ачкан иде, тугыз кеше – җиде бала һәм ике укытучы һәлак булды, 23 кеше яраланды. Ул үзен Ходай, ә кешеләрне биологик чүпләр дип атаган һәм чүпләрдән котылырга булган. Шуннан соң аны психик сәламәтлеген тикшерү өчен Мәскәүгә җибәрделәр. Психологик-психиатрия экспертизасы Галәвиевне үз акылында дип тапкан.
Әлеге эш буенча тагы өч кешегә гаепләү белдерелгән. Мәктәп директорына вазыйфасына сүлпән каравы һәм тагы ике кешегә хәвеф турында хәбәр итүче җиһазларга бәйле гаепләү белдерелгән. Алар өчесе дә гаепләрен танымый.
Фото: “Реальное время”