Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 декабрь 2021, 20:30

Яшь галимнәр арта

Өлкән сыйныф укучыларының ата-аналарыннан сораштырулар күрсәткәнчә, ата-аналарның 60 проценттан артыгы балаларының тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүләрен тели.

Яшь галимнәр арта
Яшь галимнәр арта

Русия Президенты Владимир Путин яшь галимнәр конгрессында катнашучылар белән очрашты. Чара Русиядә фән һәм технологияләр елы тәмамлануга багышланды. Форум “Сириус” фән һәм сәнгать паркында узды.

– 2000 еллар башында 40 яшькә кадәр галимнәребез 25 проценттан да ким иде. Ә бүген 50 процентка якыны – 40 яшькә кадәр.

Өлкән сыйныф укучыларының ата-аналарыннан сораштырулар күрсәткәнчә, ата-аналарның 60 проценттан артыгы балаларының тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүләрен тели. Бу вәзгыятьнең шактый тамырдан үзгәрүе турында сөйли, – дип чыгыш ясады Владимир Путин. Ул фәннең өстенлекле юнәлеш булачагын ышандырды.

– Санкцияләр фәнгә дә барып җитте, элек оборона, “Роскосмос” институтлары санкциягә эләксә, ике атна элек алар мин тәмамлаган Физтехка да эләккән. Америкалылар белән бергә төзелгән Сколтехны да заманча җиһазлар белән тәэмин итүдән баш тарталар, –

диде Сколково институтының яшь галиме Юрий Костюкевич.

Форумда фәндәге көнүзәк проблемалар тикшерелде.

 


Фото: Kremlin.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: