Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь 2021, 12:40

Машина өчен салым бәясе машина хакы тора

Mercedes-Benz AMG S 65 автомобиленә еллык салым 280 мең сумнан артык тәшкил итә

Машина өчен салым бәясе машина хакы тора
Машина өчен салым бәясе машина хакы тора

Русия салым хезмәтенә 2021 ел өчен йорт, машина һәм җир өчен 1 декабрьгә кадәр салым түләргә кирәк иде.

Федераль салым хезмәтенең Башкортстан идарәсе иң зур транспорт салымын атады. Аңа караганда, транспорт салымының максималь суммасы физик затка Mercedes-Benz AMG S 65 автомобиленә карата исәпләнгән һәм ул 280 мең сумнан артык тәшкил итә. Машина хуҗасының исеме аталмый.

Узган ел беренчелекне Bentley Continental GT Speed биләгән иде – аның хуҗасы 288,9 мең сум акча исәпләп чыгарган.

Салым хезмәткәрләре 2021 елда Башкортстанда яшәүче 956,8 мең кешегә транспорт салымы исәпләнүен, аларның 1,2 миллион машинага ия булуын да белдерә. Шул миллионнан артык машинаның 3 меңнән артыгы  3 миллион сумнан да кыйммәт. Узган ел республикада автомобиль хуҗаларына транспортка барлыгы 3,1 миллиард сум салым түләгән иде.

Башкортстанда 4 миллионнан артык еше яши, машиналар санына караганда, һәр дүрт кешегә бер машина туры килә.

 

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: