Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2021, 22:10

Башкортстанда ике дус кулга алырга килгән участковыйга аткан

Полицейскийлар урынга килгәч, алар актив каршылык күрсәтә – җинаятьчеләрнең берсе Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәреннән коралын тартып алып, участковыйларга һөҗүм итә.

Башкортстанда ике дус кулга алырга килгән участковыйга аткан
Башкортстанда ике дус кулга алырга килгән участковыйга аткан

Башкортстанның Стәрлебаш районы Ак-Чишмә авылында хокук саклау вәкиленә коралланган һөҗүм була. Ике полицейский, хакимият вәкилләрен мыскыл итүдә шикләнеп, аларны кулга алу өчен, шикләнелүче Бухармәтов һәм Гыйзетдиновның өенә килгән.

Полицейскийлар урынга килгәч, алар актив каршылык күрсәтә – җинаятьчеләрнең берсе Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәреннән коралын тартып алып, участковыйларга һөҗүм итә. Шуннан соң Илшат Хәмидуллинга дүрт тапкыр шул ук пистолеттан аталар.

Һөҗүм итүчеләр яшел төстәге “Волга”да качып китә, аны полиция соңрак республиканың Федоровка районында урманда таба. Бераздан алар икесе дә Федеоровка районында кулга алына.

Зыян күргән участковый Илшат Хәмидуллин хәзер Стәрлебаш хастаханәсендә ята. Полицейский ике җитди җәрәхәт алган – аягына һәм иңбашына. Аның хәле авыр дип бәяләнә.

 


Эчке эшләр министрлыгы фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: