Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2021, 16:29

Төрекмән сыерларына ни булган?

Йөздән артык мал юк ителгән. 

Төрекмән сыерларына ни булган?
Төрекмән сыерларына ни булган?

Баймак районында эре терлекләрдә тире чире чыгып, карантин игълан ителгән. Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев “Вк”дагы битендә иң күп зыян Төрекмән авылында булуын язган. Нодуляр дерматит билгеләре булган йөздән артык мал юк ителгән. Күрше авыллардагы малларга прививка ясау бара.

Башкортстан хакимияте җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Урал Килсенбаев, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ольга Кабанова, Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры урынбасары Валерий Белов һәм Ветеринария идарәлеге җитәкчесе Азат Җиһаншин  Төрекмән авылында булып, халык белән очрашып кайтты.

6 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җирле халык Яңа елга кадәр һәр суйган сыер өчен акчалата компенсация алачак, дип белдерде. Шулай ук халыкка азык-төлек җыелмалары таратылачак.

 

Фото: oren-rshn.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: