Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2021, 13:24

Уфаның 450 еллык юбилее ничек узар?

Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шушы мәсьәлә буенча Хөкүмәт киңәшмәсен үткәрде.

Уфаның 450 еллык юбилее ничек узар?
Уфаның 450 еллык юбилее ничек узар?

Хәтерегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путинның махсус Указы нигезендә, юбилей чаралары 2024 елда узарга тиеш. Әлеге көндә тантаналарга әзерлек чаралары башкарыла. Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмә нәкъ шушы чараларга багышланды. Катнашучылар Уфада файдалануга тапшырылачак төп корылмаларны һәм объектларны финанслау, проектлау һәм төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Уфаның Киров районында Евразия китапханәсе концепциясе, шулай ук шәһәрнең Октябрь районында төзеләчәк Көрәш үзәге турында сөйләде.

Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, китапханә Көнбатыш һәм Көнчыгыш илләре тарихын һәм мәдәниятен өйрәнергә мөмкинлек бирә торган Евразия төбәгенең иң яхшы мәгариф үзәге булачак, диде.

Радий Хәбиров төрле тематикалы басмаларны һәм уникаль кулъязмаларны үз эченә алырга тиешле масштаблы китап фондын формалаштыруны башларга кушты.

Киңәшмәдә вице-премьер Рәиф Абдрәхимов Республика сугыш ветераннары госпитален һәм математик лицей-интернатны төзүгә әзерлекнең торышы турында сөйләде.

Киңәшмәдә Октябрь революциясе урамын реконструкцияләү һәм Ленин, Пушкин һәм Коммунистик урамнарын төзекләндерү проектларын карадылар.

— Уфаның 450 еллыгына башкаланы үзгәртү планнарыбыз зур, ә юбилейга кадәрге вакыт азая бара, — дип йомгаклады Радий Хәбиров. — Шуңа күрә Оештыру комитетыны киләчәкте утырына үз участогы өчен җаваплы һәр кеше бөтен объектлар буенча төгәл юл картасын тәкъдим итәчәк.

Фото: glavarb.ru

Уфаның 450 еллык юбилее ничек узар?
Уфаның 450 еллык юбилее ничек узар?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: