Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2021, 14:19

Бөре халкы сәламәт булачак

Алдагы елда!

Бөре халкы сәламәт булачак
Бөре халкы сәламәт булачак

Бөре шәһәрендә өлкәннәр һәм балалар өчен исәпләнгән шәһәр дәваханәсе төзелеше тәмамланып килә. Бу дәваханә “Сәламәтлек саклау” дип аталган гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысасында төзелә. Бу турыда Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Хәзерге вакытта бина эчендә бизәкләү эшләре бара. Төзүчеләр бүлмәләрдәге диварларны буяу белән шөгыльләнә, сантехника һәм кондиционерлар урнаштыралар, плитә җәяләр һәм коммуникацияләр үткәрәләр. Бер үк вакытта электр уты монтажлана. Дәваханәнең аерым котельные инде эшкә әзер. Көн саен төзелеп килүче объектта 80гә якын кеше эшли. Олы яшьтәге халык өчен хастаханә сменага 400 кешегә исәпләнгән. Шул ук бинада сменага 200 кешегә исәпләнгән балалар  дәваханәсе дә урнашачак. Бина каршында балалар өчен уен мәйданчыгы урнаштырылган. Яңа дәваханә беренче пациентларын 2022 елда кабул итәчәк.

“Сәламәтлек саклау”  гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин башлангычында торомышка ашырыла.

 

Фото: bash.news

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: