Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 декабрь 2021, 13:23

“Кызыл сызык” Украина аша үтә

Русия Украинага һөҗүм итәргә җыенамы-юкмы? Русия Президенты Владимир Путин “Русия чакыра!” инвестицияләр форумында шул хактагы сорауга җавап бирде.

“Кызыл сызык” Украина аша үтә
“Кызыл сызык” Украина аша үтә

– Эш гаскәр кертү яки кертмәүдә, сугышу яки сугышмауда түгел, ә дөньяда хәвефсезлекне саклау өчен, халыкара мөнәсәбәтләрне җайга салуда. Әгәр барыбыз да чын күңелдән шуңа омтылсак, беркемгә бернинди хәвеф янамаячак, – диде Президент.

Шул ук вакытта ил җитәкчесе Кара диңгездә НАТО корабларының хәрби күнекмәләр үткәрүенә, самолетларының чиктән нибары 20 чакрым ераклыкта очып йөрүенә ризасызлыгын белдерде.

– Әгәр Украина территориясенә  ракета комплекслары урнаштырылса, алар Мәскәүгә 7-10 минут эчендә очып барып җитәчәк, ә гипертавыш коралын урнаштырганда – 5 минутта. Ә безгә нишләргә? Ул чагында моның белән янаучыларга карата шуңа охшаш нәрсә булдырып җавап бирәчәкбез. Без моны хәзер үк эшли алабыз. Шушы көннәрдә гипертавыш ракетасын сынап карадык, алар киләсе ел башында Кораллы Көчләргә тапшырылачак. Безгә каршы ракета һөҗүме булган очракта, бу ракеталар 5 минут эчендә мондый боерык бирүчеләр өстенә килеп төшәчәк. Андый куркыныч туу – үзе үк “кызыл сызык”, – дип әйтте Владимир Путин.

Фото: mkam.business-gazeta.ru

“Кызыл сызык” Украина аша үтә
“Кызыл сызык” Украина аша үтә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: