Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 ноябрь 2021, 12:00

Дүртөйледә гараж янган

Янгынның сәбәбен газ баллоны шартлавыннан күрәләр.

Дүртөйледә гараж янган
Дүртөйледә гараж янган

Кичә Дүртөйледә кичке бишләрдә янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, 10×4 метр зурлыктагы, керамзитоблоклардан төзелгән гаражда ялкын дөрләгән.

Кызганычка каршы, янгын нәтиҗәсендә 35 яшьлек ир-ат зыян күргән, табиблар әйтүенчә, ул II, III дәрәҗә термик пешү алган, ягъни тәненең 70 проценты пешкән.  Ир кеше үзе урамга чыга алган. Аны, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтеп, Дүртөйле үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Керамзит гараж һәм аның эчендәге әйберләр янып беткән. Янгынның сәбәбен  газ баллоны шартлавыннан күрәләр. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Чыганак: Башинформ.

Дүртөйледә гараж янган
Дүртөйледә гараж янган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: