Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 ноябрь 2021, 21:46

Калфакларның чигелгән чагы

Уфада беренче тапкыр калфак киеп йөри башлаган һәм аларны күпләп тегеп, чигеп тараткан кешеләрнең берсе – шагыйрә Дилә Булгакова.

Калфакларның чигелгән чагы
Калфакларның чигелгән чагы

Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” һәм “Ак калфак” оешмалары даими рәвештә калфак тегү һәм чигү түгәрәге оештыра. Бу чаралар 2014 елдан алып уза.

Уфада беренче тапкыр калфак киеп йөри башлаган һәм аларны күпләп тегеп, чигеп тараткан кешеләрнең берсе – шагыйрә Дилә Булгакова:

– Илдә үзгәртеп-корулар башланган чорда калфаклар белән кызыксына башлаган идем. Мин бик күп калфаклар чигеп тараттым, аларның саны да билгесез. Танылган җырчы Зөһрә Сәхәбиеваның һәр күлмәгенә калфак чиктем. Үземнең калфакларым алтмыштан артык. Калфак эшләү авыр түгел. Моның өчен тукыма, энә-җеп һәм энҗе-сәйләннәр кирәк. Энҗе-сәйләннәр кыйммәт түгел, аларны махсус кибетләрдән сатып алырга була.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: