Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 ноябрь 2021, 20:04

Өмәләрнең өмәсе – каз өмәсе!

Башкортстан татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы бар йоласына туры китереп каз өмәсен оештырды.

Өмәләрнең өмәсе – каз өмәсе!
Өмәләрнең өмәсе – каз өмәсе!

Каз өмәләре гөрли. Чишмә районының Ярми авылында  Башкортстан татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы бар йоласына туры китереп каз өмәсен оештырды. Милли бәйрәмдә Казан кунагы –  “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да катнашты.

“Казны су буенда чайкап, шунда ук җырлап-биеп, уеннар уйнап, чараны бик күңелле итеп уздырдык. Каз чалу, йолку, эчен алу, баш-аяктан бәлеш салу, канатны суеп мамыгын җыю, аны мендәргә тутыру һәм башка  шундый йолалар буенча осталык дәресләре күрсәттек”, –дип сөйләде Башкортстан татар хатын-кызларның “Ак калфак” оешмасы рәисе Люция Вафина.

Ярми авылындагы бәйрәм  уңган, булдыклы  Зилә һәм Радик Карачуриннарның йортында узган. Быел алар 40 баш каз үстергәннәр.

 

Эльвира Ямалетдинова фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: