Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь 2021, 19:49

Яңа вакцина сынауда Путин да катнаша!

Русия Президенты июнь аенда “Спутник”, ноябрьдә “Спутник лайт”  вакцинасын ясаткан булган.

Яңа вакцина сынауда Путин да катнаша!
Яңа вакцина сынауда Путин да катнаша!

Русиядә интраназаль вакцина эшләнде. Ул танау аша кертелә торган порошоктан гыйбарәт. Русиядә интраназаль вакциналар эшләү белән берничә фәнни институт шөгыльләнә. Гамалей исемендәге үзәк мондый препаратны клиник сыный башлады. Сынауда  Русия Президенты Владимир Путин да катнашу теләген белдергән һәм аңа әлеге вакцина ясалган. Путин  вакцина ясау процедурасын да сурәтләгән: аңа караганда, табиб шприцка порошок керткән һәм  аны борын тишекләренә җибәргән.

Русия Президенты Владимир Путин хәбәр итүенә караганда, ул июнь аенда “Спутник”, ноябрьдә “Спутник лайт”  вакцинасын ясаткан булган.

Борын аша ясый торган вакцина иммунитет булдыруга юнәлтелгән. Ул элек чирләүчеләргә яки элегрәк вакциналанучыларга файдалы.

 

Фото: 9111.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: