Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 ноябрь 2021, 22:36

Уфаны танып булмаячак

Болар барлыгы 50,5 миллиард сумга төшәчәк.

Уфаны танып булмаячак
Уфаны танып булмаячак

2024 елда Уфага 450 ел тулачак. Шул уңайдан башкалада бик күп матур урыннар пәйда булачак.

Иң зурларына килгәндә, 2024 елга Уфада заманча Евразия китапханәсе төзеләчәк. Аның күренеп торган өске өлеше тирмә рәвешендә булачак, калган өлеше җир астында урнашачак. Әлеге китапханәне төзү 4 миллиард сумга төшәчәк.

Уфада күп еллар археологик казу эшләре бара. Аларга караганда, VI-VIII гасырда ук бу урында кешеләр яшәгән. Элекке кирмән калдыклары урынында археология табылдыкларын саклау бинасы төзеләчәк. Ул казнага 1,5 миллиард сумга төшәчәк.

Бик күп спорт корылмалары төзү да каралган. Алар арасында спорт көрәше, фехтование үзәге, ишкәкле слалом һәм башка спорт төрләре өчен биналалар төзеләчәк, махсус урыннар булдырылачак. Шулай ук мәктәпләр, ветеранннар өчен госпиталь, юлүткәргечләр, күперләр һәм башка бик күп матур урыннары белән Уфа үзенең 450 еллыгын каршы алачак. Болар барлыгы 50,5 миллиард сумга төшәчәк.

 

Фото: glavarb.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: