Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь 2021, 16:06

Путин өчен олигархлар бәхәсләшә

UC Rusal компаниясенә нигез салучы Олег Дерипаска һәм ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковский Владимир Путинның Президент срогы буенча бәхәсләште.

Путин өчен олигархлар бәхәсләшә
Путин өчен олигархлар бәхәсләшә

Ходорковский фикеренчә, Дерипаска Путинның мәңге урынында утыруына ышана. Ходорковский бу турыда “Эхо Москвы” радиосына биргән әңгәмәсендә әйтте. Анда ул Американың Русиядә 2024 елда Президентлыкка кабат Владимир Путин чыккан очракта, аны бу вазыйфада танымаулары уңаеннан АКШ Конгрессының Резолюция проекты булган. Ходорковский Русия Президентын танымау халыкара җәмәгатьчелек белән каршылыклар тудырачак дип исәпли.

Дерипаска исә Русия Президенты канун буенча тагын ике срокка сайлана ала дип белдерде. Эш шунда, Русиянең 2021 елда көченә кергән яңа Конституциясендә Президентның бу вазыйфага ике тапкыр гына сайлана алуы әйтелгән. Бу әлеге вазыйфаны биләгән дәүләт башлыгына карата кулланылмый. Ягъни канун бунча Владимир Путин тагын ике срок вазыйфасында кала ала.

 


Фото: anews.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: