Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь 2021, 21:14

Ун балалы гаиләдә янгын булган

10 балалы гаиләдә тугызы – кечкенә, җидесе мәктәп яшендәге һәм икесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Өлкән уллары Уфада яшәгән.

Ун балалы гаиләдә янгын булган
Ун балалы гаиләдә янгын булган

Башкортстанның Кушнаренко районы Субай авылында янгын булды. Тракт урамының 28нче санлы йортта янгын чыгу нәтиҗәсендә ут 10-12 метрлы йортны юкка чыгарды. Башкортстан республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенә караганда,  бер өлеше бүрәнә, бер өлеше  кирпечтән булган йорт профнастил белән тышланган булган. Мунча да йорт эчендә урнашкан. Йорт   янгын, төтен турында хәбәр итүче җиһазлар белән җиһазландырылган, алар төзек булган. Йортта күпбалалы гаилә яши. 10 балалы гаиләдә тугызы – кечкенә, җидесе мәктәп яшендәге һәм икесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Өлкән уллары Уфада яшәгән. “Гаилә вакытлыча яшәү урынына  урнашудан баш тартты, дуслары янында яшәячәкләр. Гаилә имин. Янгынның сәбәбен тикшерү бара”,   дип хәбәр итә Башкортстан республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: