Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь 2021, 17:32

Кош гриппы чыккан

Кош гриппы сәбәпле Благовар районында  "Гадәттән тыш хәл" режимы кертелгән. Вирусны  синантроп кошлар тараткан, дип уйлыйлар.

Кош гриппы чыккан
Кош гриппы чыккан

Русиядә синантроп кошлар дип ала һәм кара каргалар, күгәрчен, йорт чыпчыгы, карлыгач кебек кошлар санала.

Хәзерге вакытта республиканың ветеринария идарәсе тарафыннан югары патогенлы кош гриппы чыганакларын бетерү һәм алга таба таралуын булдырмау буенча чаралар планы эшләнгән. Авыру кошларны аерып алу һәм юк итү эше алып барыла. Карантин зонасына керү һәм чыгу урыннарында барлык керүче һәм китүче автомобильләрне тикшерү һәм санитар эшкәртү өчен көчәйтелгән санитар постлар куелган.

Кош-корт асраучыларга кош гриппын алга таба да таратуны булдырмау буенча чаралар күрергә тәкъдим ителә. Беренче чиратта, барлык кош-кортны ябарга һәм, кыргый кошлар белән элемтәне булдырмас өчен, аларны ябык режимда тотарга, урамга, сулыкларга чыгармаска кирәк. Билгесез җитештерүчеләрдән азык һәм кошлар сатып алу ярамый. Кошлар авырса я аларда шикле симптомнар табылса, кичекмәстән ветеринария хезмәтен чакыртырга кирәк.

Башкортстан Республикасы ветеринария идарәсенең кайнар линия телефоны (шалтыратулар бушлай): 8 800 775 58 28.

Кош гриппы чыккан
Кош гриппы чыккан
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: