Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2021, 10:23

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бүген Русиянең югары уку йортлары укытучылары, шул исәптән, “Тулпар”чылар белем алган Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы белгечләре дә, тарихта беренче тапкыр һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бүген Русиядә беренче тапкыр яңа бәйрәм – Югары мәктәп укытучысы көне билгеләп үтелә. 19 ноябрьдә хәзер ел саен югары уку йортлары укытучыларын котлаячаклар. Бу хактагы боерыкка Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков кул куйды.

– Бүген укытучы студентлар белән фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсендә алдынгы тәҗрибә уртаклаша. Укытучы хезмәтенең кыйммәтен һәм аңа булган ихтыяҗны ассызыклап күрсәтү өчен, яңа һөнәри бәйрәм булдырдык, – дип билгеләп үтте Фальков. 

Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр итүләренчә, Югары мәктәп укытучысы көне 2021 елның Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителүе уңаеннан булдырылды. Бу көн очраклы гына сайланмаган: 19 ноябрьдә Михаил Ломоносов туган, ул исә – Русиядә беренче университетка нигез салучы.

“Тулпар” журналы редакциясенең иҗади коллективы һәммәсе дә Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлеген тәмамлаган шәхесләр. Шул уңайдан барлык укучыларыбыз исеменнән БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез, аларга иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез!

Фото Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның шәхси архивыннан.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: