Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 ноябрь 2021, 15:00

Яман шеш җиңеләчәк

Генетик технологияләрне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Яман шеш җиңеләчәк
Яман шеш җиңеләчәк

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында генетик технологияләрне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Анда 2027 елга кадәр генетик технологияләрне үстерүнең федераль фәнни-техник программасын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар.

– Ике ел элек без генетик технологияләрне үстерүгә юнәлдерелгән махсус программа эшләтеп җибәрдек.

Безнең барлык фәнни, технологик проектлар да үз алдыбызга агымдагы унъеллыкка куйган  үсеш максатларына ирешүгә юнәлтелергә тиеш, – дип чыгыш ясады Владимир Путин һәм сүзне Хөкүмәт рәисе урынбасарына бирде.

– 2019 елдан башлап генетик технологияләрне үстерү программасы гамәлгә ашырыла. Исегезгә төшерәбез, төп оешма –Курчатов институты. Аның составына федераль башкарма хакимият органнары, Русия Фәннәр академиясе, әйдәп баручы галимнәр, фәнни фондлар һәм индустриаль партнерлар вәкилләре керә.

2020 елда программаны өч еллык чорга гамәлгә ашыру планы һәм программа кысаларында тормышка ашырыла торган фәнни тикшеренүләр планы расланды. Программаның гомуми бюджеты  127 миллиард сум тәшкил итә, шуның 111,5 миллиард сумы федераль бюджет, – диде Хөкүмәт рәисе урынбасары Татьяна Голикова.

Киңәшмәдә генетика, селекция өлкәсендәге үсеш, шулай ук рак һәм ковид авыруларына каршы яңа технологияләр турында сүз барды.

 

Фото: m.fotostrana.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: